Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Туган тел»нең чираттагы чыгарылышы
«Туган тел»нең чираттагы чыгарылышы
(Бишкәк, 21 декабрь, «Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанның үзәк телевидение каналында татар телендәге чираттагы 20 минутлык «Туган тел» программасы күрсәтелде. Телетапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлгенә Шонкарова телевизор караучыларга Токмак һәм Каракол шәһәрләренә кайчандыр Россиядән килеп утырган ике татар – Кезиннар һәм Шабаевлар гаиләсе тарихы турында сөйләде. Гадәттә, күченеп килгән татар гаиләләре республикада белем алырга һәм коммерция эшчәнлеген үзләштерергә омтыла икән. Татар халык ашларын әзерләү серләре турында шеф-пешекче Ринат Нуретдинов сөйләде. Тапшыруда Татарстанның популяр артистлары башкаруында татар халык көйләре һәм эстрада әсәрләре яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз