news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган тел көнен уздыруга багышланган чаралар программасы билгеле

Туган тел көнен уздыруга багышланган чаралар программасы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгын уздыруга багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов 26 апрель көнне нинди чаралар көтелүе турында cөйләде.

«26 апрельдә иртән традиция буенча язучылар, интеллигенция, республика җитәкчелеге белән Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәк салачакбыз. Ул бик матур һәм күркәм традиция, без аны быел да дәвам итәбез. Төп тантана чаралары яңа Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узачак. Анда бик зур программа каралган», – диде ул.

Театрның фойесында ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылучы проектларга багышланган зур күргәзмә оештырыла. Анда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Шаян ТВ», «Мәйдан», «Татармультфильм», Татарстан китап нәшрияты әзерләгән һәм башка бик күп күргәзмәләр булачак. Шулай ук фойеда «Печән базары» дигән зур чара да уздырылачак, биредә Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы тарафыннан әзерләнгән «Печән базары» тамашасы күрсәтеләчәк.

10:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театрының бер залында Тукай шигырьләрен уку планлаштырыла. Шигырьләрне артистлар да һәм шушы чарага килгән кунаклар да укый алачак.

«Төп чара 13:00 сәгаьтә театрның зур үзәк залында үткәреләчәк. Анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы һәм зур концерт тамашасы булачак», – дип искәртте мәдәният министры урынбасары.

Шигърият бәйрәме дә яңа Галиәсгар Камал театры янындагы мәйданчыкка күчерелә. Чара 14:30 сәгатьтә башлана. «Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, барлык чаралар да яңа театрда узачак, аның ян-тирәсе дә бик матур. Шуңа күрә традицион шигърият бәйрәме дә халык сораулары буенча шушы театр мәйданчыгына күчерелә», – диде Ленар Хәкимҗанов.

Соңыннан шул ук урында 16:00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты һәм йомгак ясау була. «Чарада яңа заманча татар музыкасы, яңа буын вәкилләре чыгышлары, республика акциясенә йомгак ясау, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү көтелә», – дип тәмамлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100