news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган тел көне уңаеннан Татарстан язучылары мәктәп укучылары белән очрашты

21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм язучы, тәнкыйтьче, галим Рәҗәп Бәдретдин Балтач районы Норма урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашуда булдылар.

Алар туган телебезнең кадере, аны сакларга, якларга, кулланыш даирәсен арттырырга, башка телләрне катнаштырып сөйләмне пычратмаска, чүпләмәскә кирәклеге хакында сөйләделәр. Үз иҗатлары белән якыннан таныштырдылар. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

очрашу ахырдан язучылар укучыларның бик күп сорауларына җавап бирделәр. Мәктәп музеенда булып истәлекләрен яңарттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot