news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган тел» каналында барлык тапшырулар да русча титрлар белән чыга башлаячак

Тәрҗемәчеләр өчен яңа эш урыннары булдырылачак.

«Туган тел» каналында барлык тапшырулар да русча титрлар белән чыга башлаячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Уфадагы «Туган тел» каналында 1 гыйнвардан башлап барлык тапшырулар да рус телендә титрлар белән чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Туган тел» каналы директоры Азат Вахитов хәбәр итте.

«Шундый канун чыкты, беренче гыйнвардан барлык тапшырулар да рус телендә титрлар белән барачак. Дөресен әйткәндә, әлеге законның асылын аңлап бетермәдек. Әмма безнең тапшыруларыбыз бар, аларны тәрҗемә итеп, титрлар белән чыгарасы булыр. Әлегә уйлап йөрибез, санаулы көннәр генә калды. Әллә нинди аңлашылмаган законнар чыгаралар» — диде ул.

Азат Вахитов сүзләренчә, хәзер яңа эш урыннары булдырырга туры киләчәк. «Тәрҗемәчеләр өчен бер-ике урын кирәк, аларга түләргә кирәк булачак. Димәк, өстәмә чыгым дигән сүз. Шуның өчен мондый кануннар нәрсәгә кирәктер инде дип уйлыйм мин. Аның кирәклеген-кирәкмәгәнлеген аңламыйм, миндә бары тик эмоцияләр генә», — диде ул.

«Туган тел» каналы директоры әлеге канунның кемнәр өчен эшләнелгәнен аңламаганын белдерде. «Русча титрлар белән баргач, руслар аны карар микән? Әйтә алмыйм. Сәламәтлекләренә зыян килгән кешеләр өчен, бәлки, файдасы тияр. Бу мәсьәлә безнең өчен өстәмә чыгым гына», — дип сөйләде Азат Вахитов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100