news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган тел көнендә Теләчедә бәйрәм чаралары үткәрелде

Чарада Түбән Саурыш авылында фольклор ансамбль тарыфыннан күрсәтелгән “Килен бирнәсе әзерләү” йоласы чараның зур бизәгенә әверелде.

(Теләче, 28 апрель,  “Татар – информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Туган тел көнендә Теләче районында мәктәпләрдә, мәдәният учакларында күп төрле бәйрәм чаралары үткәрелде. Мөгаен, шуларның иң күренеклесе район мәдәният йорты фойесында үткәрелгән чаралар булгандыр. “Һәр бынга яшьтәш Тукай” дип исемләнгән шигырь бәйрәмен үткәрүгә район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре җаваплы булса, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарфыннан “Калфак туе” дип исемләнгән чара үткәрелде, диелгән район хәбәрендә.

Бәйрәм чарасын Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина ачып җибәрде. Бәйрәмнең беренче өлешендә сөекле Тукаебызга багышланып шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкарылса, икенче өлештә милли тәрбия темасы, яшь буынга йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, милли сәнгать үрнәкләребезне җиткерү мәсьәләләре калку күтәрелде. Әлеге уңайдан районыбызның күренекле ханымнары Талия Зиннәтуллина белән Нурания Гыйльметдиноваларның тәрбияви юнәлештәге әлегедәй чыгышлары чарада катнашучыларда зур кызыксыну уяткандыр. Ә Тукай шигырьләрен, җырларын безгә сәнгатьле итеп, Теләче авылының 1, 2, 3 номерлы балалар бакчалары һәм Теләче урта мәктәбе укучылары җиткерде.

Түбән Саурыш авылы клубы каршында эшләп килүче фольклор ансамбль тарфыннан күрсәтелгән “Килен бирнәсе әзерләү” йоласы чараның зур бизәгенә әверелде. Азактан район балалар китапханәсе һәм район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан үткәрелгән рәсем, кул эшләре, сәнгатьле теп шигырь сөйләү, милли кием киеп килү буенча үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot