news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган тел көнендә «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылачак

Тантанага Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар чакырыла, чарада ТР Президенты да катнаша.

Туган тел көнендә «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылачак
Михаил Захаров

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә – Туган тел көнендә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 мең кеше сыйдырышлы концерт залы ачылачак. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Туган тел көне беренче тапкыр яңа форматта үтәчәк. Тантаналар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак. Концерт залы җомга көнне Татарстан Президенты катнашында ачыла», - диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, концерт залының үзенчәлеге шунда – ул башта ук зур чаралар үткәрү өчен проектланган. Биредә профессиональ акустика урнаштырылган, зал 3 меңгә якын кешене сыйдыра ала.

Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантаналарга Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар, шулай ук концерт мәйданчыгын әзерләүдә катнашкан төзелеш компаниясе вәкилләрен чакырачаклар.

«Татарстан Президенты шәхсән үзе, беренчеләрдән булып объектка бәя бирсеннәр һәм бәйрәмдә катнашсыннар өчен, залны әзерләүдә катнашкан төзүчеләрне чакырырга тәкъдим итте», - диде Лилия Галимова.

  • Татарстанда Туган тел көне 26 апрельдә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100