news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде

Халыкара Туган тел көненә Бәрәскәгә Г.Камал театры артистлары кайтты.

(Әтнә, 22 февраль, “Татар-информ”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы Бәрәскә мәктәбенә Халыкара Туган тел көне уңаеннан Галиәскар Камал театры артистлары кайтты. Кичәдә укучылар гына түгел, авылның килә алган бар кешесе катнашты. Һәммәбезне дә Туган тел бәйрәме берләштерде.

Бәрәскәгә бер төркем камаллылар - Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе, Бәрәскә авылы килене Наилә апа Гәрәева, ир-егет якташларыбыз Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров, Йосыф Бикчәнтәев, иҗатын Әтнә театры белән башлаган мамадышлы Фәннур Мөхәммәтҗанов, Лениногорск егете Раил Шәмсуаров, чистайлы Алмаз Сабирҗанов кайтты.

Очрашу Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы башлангычы белән оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы бу фикерне хуплап, күтәреп алды. 

“Махсус программа төзедек, алдан әзерләндек, тота-каба гына чыгып китәргә, Бәрәскә бит ул! Бәрәскә туфрагының уңдырышлы икәнен белмибезмени, монда салган орлык шытасына өмет зур”, - диде Наилә апа Гәрәева.

Моның шулай икәнен кунакка кайткан артистларыбыз да аңлады, дип уйлыйм. Үзләренең чыгышларын йотлыгып тыңлаган укучыларга, аларның күзләрендәге очкыннарга карап, әлеге чараны алып баручы Фәнис Җиһанша: “Безнең киләчәк - менә шушы кызыксынып караган күзләрдә, безгә охшарга тырышып шигырь сөйләгән егет һәм кызларда”, - диде.

Артистларыбыздан соң чыгыш ясаган Айрат Хәйруллинны тыңлагач, Наилә апа Гәрәева да түзмәде: “Бу егетне 9 сыйныфтан соң ук театр училищесына җибәрергә кирәк”, - дип, фикерен белдерде.

Чынлап та укучылар таң калдырды. Алар ул көнне ару-талуны оныттылар. Артистларның спектакльдән күрсәткән өзекләрен урындыкка баса-баса карадылар. Наилә апа Гәрәеваның Ш.Хөсәенов әсәре буенча куелган “Әни килде” спектакленнән Ана монологын укыганда күзләрендәге яшьне сөрттеләр. Фәнис Җиһаншаның шул фильмда Альфред ролен уйнаганнан соң, тамашачыларның “Мә, акча, әниеңне акча сорап тилмертмә”, дип акча бирүләрен көлеп тә, уйланып та тыңладылар.

Һәр артистның чыгышы дулкынландырды. Алар шулкадәр ихластан балалар күңеленә үтә белделәр, сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Балалар Фәнис Җиһаншадан сәнгатьле сөйләү дәресе дә алдылар. Укучылар концерты, артистлар концерты бербөтенгә әйләнде. Мәктәпкә артистлар белән очрашуга килгән ак яулыклы әбиләр йөрәк түрендәге рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, артистлардан бүләкләр кабул иттеләр. 

Туган тел көне уңаеннан оештырылган бу очрашу бер тында үтте. Телебезнең  кирәклеген, аның тәмен, самими-садәлеген менә шушы артистлардан да әйбәтрәк итеп авыл баласына ничек аңлатасың?! Туган туфрагында яшәгән татар баласы газиз ана телен дә белергә тиеш. Белү генә җитми, менә бу театр осталары кебек, аның тәмен дә аңлап, дәрәҗәсен дә күтәрә алырлык булып өлгерергә кирәк. Күпме талантларны биргән Бәрәскә җиренә тугры булып җитлегү өчен рухи азык булуы да шарт. Үзләре ничә еллар театр түгәрәгенә йөргән, хәтта Камал театрының кече залында чыгыш ясаган, театр белән "җенләнгән" укучыларга менә шундый очрашулардан да зуррак бүләкне тагын ничек ясап булсын.

Шулчак күңелдә узган елның ахырында Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектакле барган вакытлар, бәрәскәләрнең зал тулы булган чагы яңарды. Олысы да, кечесе шунда, ак яулыклы әбекәйләр дә, сабыйлар да йотлыгып спектакль карый. 

Спектакль тәмамлангач, хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин белән авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова сәхнәгә күтәрелеп, артистларга, бәгырьләргә үтәрлек итеп уйнаганнары өчен, рәхмәт әйттеләр. Берничә көн спектакль тәэсирендә йөргәннән соң, Илгиз Вилдан улыннан: "Нәрсә хөрмәтенә бөтен авылга бүләк ясалды?", - дип сораган идем.

“Туган туфрак бит. Авыл баласы менә шушы газиз җирнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен, ни дәрәҗәдә кирәк икәнен белеп үсәргә тиеш, башка хуҗалык җитәкчеләренә дә әйтәм әле, бу спектакльне күрсәтергә кирәк, тәрбияви роле гаять зур, артистлардан да әйбәт итеп моны кем аңлата ала тагын, - дигән иде җитәкче шул чакта. 

Бу юлы да Туган тел көне Бәрәскәдә театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100