news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туган тел һәм рус теле көнен, Россия көнен бәйрәм итүгә Казанда 22 млн сум юнәлдереләчәк

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанда мәдәни чаралар оештыруга тендер игълан итте. Аларны үткәрүгә 22 млн сумнан артык акча тоту планлаштырыла.

Программага өч зур вакыйга кертелгән: 26 апрельдә Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү, 6 июньдә Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның туган көненә багышланган тантаналар, шулай ук 12 июньдә Россия көненә багышланган чаралар.

Бәйрәмнәрне уздыруга республиканың әйдәп баручы иҗат коллективларын, шул исәптән камера хорларын, оркестрларны һәм җыр һәм бию ансамбльләрен җәлеп итү планлаштырыла. Концерт программасында Татарстанның атказанган артистлары, халык һәм балалар коллективлары чыгыш ясаячак.

Барлык чаралар Казанның Үзәк мәйданчыкларында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot