news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган тел һәм әлифба көнендә якут телендә беренче эзләү системасы эшли башлады

Туган тел һәм әлифба көнендә якут телендә беренче эзләү системасы эшли башлады
скриншот
https://ysia.ru/

Туган тел һәм әлифба көнендә якут телендә Kerdee.ru заманча эзләү системасын тәкъдим иттеләр. Сайт бер платформада якут телендәге яңалыкларны, видеоларны җыя, җирле телеграм-каналларны таба, шулай ук рус теленнән тәрҗемә итә ала. Эзләү системасын ясаучылар алга таба якут телен нейрочелтәргә кертергә дә ниятли. Бу хакта Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы сайты хәбәр итә.

Агрегаторны «Сахамедиа» компаниясе ясаган. Генераль директор урынбасары Чокуур Гаврильев бүгенге көндә республикада якут телендә берничә сайт кына булуына игътибар юнәлтте. Ә якут телендәге яңалыкларны таба ала торган эзләү системасы бөтенләй юк.

Сайтны ясаган Станислав Ноев сүзләренчә, агрегатор яңалыкларны «роботлар» ярдәмендә җыя. Видеоны караганнан соң сайт алга таба нәкъ менә якут телендәге контент белән танышырга тәкъдим итә, балалар тематикасына да аерым игътибар бирелгән. Якут клавиатурасы куелмаган кулланучыларга уңайлы булсын өчен тиешле хәрефләр белән махсус кнопкалар урнаштырылган.

Якутия халыклары эшләре һәм тышкы элемтәләр министры урынбасары Татьяна Пяткина республика җитәкчелегенең дәүләт һәм рәсми телләрне саклау, үстерүгә бәйле программаны гамәлгә ашыруына игътибар юнәлтте.

«Сахамедиа» генераль директоры Виктор Колесов белдергәнчә, өйләрдә якут телен белән торган виртуаль ярдәмчеләр эш итсен өчен, алга таба нейрочелтәр белән эшләргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100