Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Туган тел – 2005» сәнгать бәйгесе яшь талантларны ачты
«Туган тел – 2005» сәнгать бәйгесе яшь талантларны ачты
(Уфа, 11 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада татар җыры башкаручыларының VI республика конкурсында йомгаклау өлеше, гала-концерт булып үтте. «Туган тел – 2005» дип исемләнгән әлеге бәйге өч көн дәвам итте. Конкурска сайлап алу туры башта районнарда һәм шәһәрләрдә үткән иде. Уфадагы йомгаклау өлешенә 24 районнан һәм 9 шәһәрдән җитмештән артык башкаручы сайлап алынды.
Сәнгать бәйгесендә 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган үзешчән башкаручылар катнашты. Алар үзләре сайлап алган татар халык җырларын һәм эстрада әсәрләрен - барлыгы дүртәр җыр башкарып көч сынашты. Конкурсантларның башкару осталыгын Уфа сәнгать академиясе профессоры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Римма Мусина җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде.
Башка елларда да әлеге конкурс яңа исемнәрне байтак кына ача иде. Быел да шулай булды. Жюри әгъзаларының берсе, берничә көн элек кенә Россиянең атказанган артисткасы исеменә лаек булган күренекле татар җырчысы Нәзифә Кадыйрова сүзләренчә, Башкортстанда яңа бер дулкын талантлы яшьләр килә. «Алар безнең киләчәгебез, – ди Нәзифә ханым. – Татар җыр сәнгатенең Башкортстанда балкышлы иртәгәсе көне булуы шатландыра. Яшьләр быелгы бәйгегә яхшы әзерлек белән килгән. Кем әйтмешли, әйдәгез, конкурста катнашабыз, дип урамнан гына җыеп алып килмәгәннәр яшь башкаручыларны. «Туган тел –2005» сәнгать бәйгесендә яшь егетләрнең күп булуы шатландырды. 16-17 яшьлек кенә талант ияләре бүгеннән үк зур сәхнәләрдән чыгыш ясый ала. Әзер җырчылар алар, Ходай тарафыннан бирелгән сәләтләре бар».
«Туган тел – 2005» республика бәйгесенең гала-концерты Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында үтте. Анда җиңүчеләр белән дипломантлар билгеләнде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Гран-прига Октябрьский шәһәреннән 18 яшьлек Филүс Каһиров лаек булды. Ул музыка училищесында белем ала икән. Аңа жюри әгъзалары киләчәктә Уфадагы сәнгать академиясенә укырга керергә тәкъдим дә ясады. Филүс атаклы композиторыбыз Рөстәм Яхинның «Китмә, китмә, сандугач» дигән җырын искисткеч оста башкаруы белән таң калдырды. Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичев башкаруында халкыбызның иң яратакан җырларының берсенә әверелгән бу әсәрне бәйгедә гимнга әйләнде дисәң дә була. Гран-при хуҗасына төсле телевизор бүләк ителде.
Бәйгедә беренче урынны Ишембай шәһәреннән Илшат Яппаров алды. Икенче урын ике кешегә бирелде. Илеш районыннан 9 нчы сыйныфта укучы Фәнис Яхин жюри әгъзаларын үзенең соклангыч моңлы тавышы белән таң калдырды. Тәтешле районыннан Нияз Хәмәтшин да уңышлы чыгыш ясады һәм шулай ук икенче урынга лаек булды. Өченче урынны дүрт кеше – Бүздәк районыннан Денис Ногманов, Яңавылдан Миләүшә Галина, Бакалыдан Әнис Хәбибуллин һәм Уфа районыннан Лилия Ямурова бүлеште. «Туган тел – 2005» татар җыры бәйгесендә башка номинацияләрдә дәртләндерү премияләре дә тапшырылды.
Гала-концертта әлеге бәйгедә җиңүчеләр белән бергә, танылган җырчылар Нәзифә Кадыйрова, Фәдис Ганиев, Флорида Исмәгыйлева, Айрат Халиков, Рифкать Габделҗанов, шулай ук «Туган тел – 2003» бәйгесендә җиңеп чыккан талант иясе, Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиева да чыгыш ясады һәм тамашачыларга чын сәнгать бәйрәме бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз