news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган җирем - Татарстан // ӘЙ, БУ ГОМЕР ЮЛЛАРЫ...

Туган җирем - Татарстан // ӘЙ, БУ ГОМЕР ЮЛЛАРЫ...

Шуңа да авылга, җир эшенә ярату, кадер белән карый. Ә бер көнне үзенең үткән тормышын күзаллап, башкарган эшләре турында уйлый, хезмәт җимешен күреп куана.

Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылында туып үскән, күптән түгел алтынчы дистәне түгәрәкләгән хуҗалык рәисе Мәхмүт Сәлаховның да лаеклы ялга чыкканда горурланырлык эшләре шактый. Яшь чагында ук “Авылда кеше югалмый, барыбер үз юлын таба”, — дип йөргән чагында инженер вазифасын йөк-лиләр. Терлекчелек-тә, игенчелектә күп яңалыклар керткән егетнең тырышлыгын шундук күреп алалар. Күрмичә! Лагерьларда сөт аппаратлары белән сөт савулар тәүге тапкыр нәкъ биредә кертелә. Ә биредә Мәхмүт аганың катнашы зур. 1968 елда зона семинарлары да әлеге колхозда уздырыла.

Терлекчелек механигы, соңрак колхоз инженеры булып хезмәт иткән егет Кече Бакырчы авылыннан Өммегөлсем исемле кызга өйләнеп тә куя. Һәр нәрсәгә әзер торган Мәхмүт ага яңа өй дә җиткерергә өлгерә. Гаилә җанлы кеше булуы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә ул. Хәер, кечкенәдән ачы язмыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән егет өчен берни дә куркыныч түгел. Сугыштан соңгы авыр вакытлар, әтисе вафат, әнисе авыру, ә гаиләдә 9 бала. Ике абыйсы армиядә хезмәт итәргә калгач, иң авыр йөк – кечкенәләрне карау, тәрбияләү Мәхмүт ага җилкәсенә төшә. “Авылда торгач, белем кирәкми” диючеләрне ялгыш фикерләреннән кире кайтарып,Чистай авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген дә тәмамлап чыгарга өлгерә. “Кайгы агач башында түгел, кеше башында йөри” диюләре дөрес икән, барысы да әйбәт кенә барганда әнисе — Әсмаҗиһан да вафат була.

Мәхмүт ага бөтен игътибарын күмәк хуҗалыкны торгызуга бирә. 1968 елда Венгриядә яшь механизаторлар ярышында катнашып, шактый гына тәҗрибә туплап кайта. Югославия, Англиягә барып, югары технологияләрне өйрәнә. Авыл хуҗалыгындагы һәрбер өлкәгә аерым игътибар бирелгәнлектән, эшләргә теләүче яшьләр дә күп. Хәзерге “колхозда кеше юк” диеп зарланган заманда, биредә, киресенчә, яшь эшчеләргә яшәр өчен күп кенә уңай шартлар тудыралар: аларга өйләр төзелә, уңайсызлыклар булмасын өчен яңа техникалар кайтарыла. Ә йортларда газ, су бар. Мәктәп, хастаханә – бөтенесе дә үрнәк булып тора. Хезмәт хаклары белән генә бераз кыенлыклар бар. Ә бит хәзер күп кенә күмәк хуҗалыкларга бөтенләй таралу куркынычы яный.

Районда ашлык һәм шикәр чөгендере алуда да һәрчак алдынгы урыннарда йөри колхоз. Өстәвенә, алар райондагы чә-чүлек орлыклары җитештерүче бердәнбер хуҗалык. 800 тоннага якын көзге һәм язгы бодай, арпа, борчак сатып, 300 гектарда шикәр чөгендере үстереп, терлекчелектә яхшы нәтиҗә-ләргә ирешеп, шуннан кергән акчага техника сатып алырлык булгач, дөрестән дә, хуҗалыкның киләчәге бар диеп уйлыйсың.

Хәзер биредә өйләргә чишмә суы кертер өчен 2 километр 200 метрдан торба сузылган. Шуны 20 метрга өскә күтәреп өйләргә кертеп бетерү белән мәшгуль-ләр. Үз көчләре белән 10 күпер төзекләндереп, орлык киптерү агрегатын булдырган һәм шундый файдалы йөзләгән гамәлләр кылган хуҗалыкны тирә-юньдә дә хөрмәт итәләр. 30дан артык грамота белән бүләкләнгән рәиснең олы улы Айрат та күрше авылда “Ирек” хуҗалыгын җитәкли. Гөлсем ханым белән тәрбияләп үстергән ике кызларының берсе – Раилә Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, Апастагы банкта хезмәт куя. Икенчесе – Рамилә КДПУ тәмамлап, “Таттрансгаз”да эшли. 25 ел буе күмәк хуҗалык рәисе булып хезмәт куйган Мәхмүт аганың йөзе шуңа да горур. Ни генә дисәң дә, гаиләсе белән исән-имин, тату яшәп, балаларына ныклы тәрбия биреп, аларның рәхмәт-ләрен ишетеп һәм кылган яхшылыклары өчен ихтирам хисен тоеп яши ул.

Зәки ЗАҺРЕТДИНОВ.
Татарстан, Апас районы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100