Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туган җирем - Татарстан//АЛАБУГА - КАЗАННЫҢ ЧОРДАШЫ//12 апрель, №14
Казан Кремлендә һәм аның тирә-юнендә үткәрелгән археологик эзләнүләр халкыбызның урта гасырлар тарихына бик күп яңалык өстәде. Борынгы шәһәрләрнең яшен, археологик чыганакларны өйрәнеп тә шактый төгәл нәтиҗә ясап була икән.

Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Шулай да бөтен шартын туры китереп казыганда, табылдыкларны археология гыйлемендә сыналган яңа фәнни ысуллар кулланып тикшергәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Хәзер инде аксиома дәрәҗәсенә күтәрелә язган бу фикерне без эшебез белән расладык.
Республикабызда, аның күр- ше өлкәләрендә атаклы Идел-Кама сәүдә юлы тирәсендә урнашкан борынгы болгар-татар калалары бар: Лаеш, Тәтеш, Алабуга, Сембер, Сарытау, Әстерхан һ.б. Аларны, гадәттә, Иван IV заманында, XVI гасырның икенче яртысында төзелгән калалар исәбенә кертәләр. Казан археологлары тәҗрибәсенә таянып, аларның да яшен төгәлрәк итеп ачыкларга мөмкин булыр иде.
Югарыда санап үтелгән шәһәрләр арасында иң үзенчәлеклесе — Алабуга. Халык арасында “Шайтан каласы”, “Ак мәчет” дип йөртелә торган серле таш манарасы да бар. Монголлар чорына кадәр төзелгән, диләр аны. Сүз дә юк, Алабуга республикабызның иң борынгы шәһәрләре рәтенә керә. Әмма ни дәрәҗәдә борынгы, кайсы чорда барлыкка килгән? XVIII гасырдамы? Ә бәлки XVI йөздәдер? Тагын да борынгырак түгелме? Сораулар күп, тик әлеге кадәр аларга җавап бирерлек ышанычлы фәнни мәгълүматлар юк иде.
Халык бит ул барыбер үз тарихы белән кызыксына, чыганакларыгыз-мәгълүматларыгыз юк икән дип тормый, тарихчылар алдына “Алабугага ничә яшь?” — дигән сорау куя. Тегеләре авыр хәлдән ничек тә чыгарга тырыша. Төрле фаразлар барлыкка килә Менә шул фаразларның берсе буенча (сүз уңаеннан әйтим, ул хәзерге энциклопедияләргә дә кергән) Алабуга шәһәренә XVI гасыр урталарында, я булмаса, шушы гасырның икенче яртысында нигез салынган, имеш. Бу фаразда мантыйк бар: нәкъ шул чорда хәзерге Алабуга территориясендә Трехсвятское дигән рус авылы һәм Троицкий монастыре барлыкка килә.
Ә менә соңгы елларга кадәр бик киң таралган, хәтта бәхәсләшергә дә урын калдырмый торган фикер тарафдарлары Алабуга тарихын 1780 елдан башлап җибәрә иде. Әлбәттә, бу фаразның да нигезе юк түгел: 1780 елда Әби патша (Екатерина II) фәрманы белән Трехсвятское авылы һәм шул авыл янында барлыкка килгән кечкенә крепость Алабуга дигән өяз шәһәренә әверелә, ягъни элеккеге авыл шәһәр статусы ала. Шулай икән, нишләп соң әле ул шәһәрнең исеме Трехсвятское түгел, ә Алабуга? Кинәт кенә каян килеп чыккан ул исем?
Бик тә урынлы сорау. Җавабы шул: XVI — XVIII гасыр документларының барысында да диярлек Трехсвятское авылы һәм Троицкий монастыре “Алабуга” исеме белән янәшә кулланылган. Мәсәлән, “Трехсвятское, тож Елабуга”, “село Трехсвятское, что на Елабуге”, “Троицкий каменного городища монастырь, что на Елабуге” һ.б. Ни өчен дисезме? Чөнки Трехсвятское һәм Троицкий кебек авыл, монастырьлар күп ич алар, берсен-берсе белән бутамас өчен, “Алабуга” исемен кулланганнар. Ягъни Алабуга янындагы Трехсвятское. Аннан соң, ни генә димә, Алабуга бит инде данлыклы кала, үзенең Шайтан шәһәрчеге белән еракларга мәгълүм.
Шулай икән, Алабуга тарихы Трехсвятскоега караганда борынгырак булып чыга түгелме соң? Әлбәттә. Инде 1960 елларда ук танылган тарихчы Е.Чернышев тарафыннан төзелгән “Казан ханлыгы чорындагы торак пунктлар исемлеге”нә юкка гына кертелмәгәндер инде ул (“Елабуга-Алабуга — Кама буенда, Җөри юлы өстендә”).
Алабуга — болгар шәһәре һәм ул XII йөздә үк барлыкка килгән! Соң- гы вакытларда киң яңгыраш алган әлеге хәбәр 1993 елда Шайтан каласында профессор А.Халиков җитәкчелегендәге экспедиция туплаган табылдыкларга нигезләнгән иде. Алабуганың яше турындагы яңа хәбәрне галимнәр хуплап каршы алды, димәс идем. Алабуга — рус шәһәре бит инде, чишмә башы — Трехсвятское, нигә тагын казынып ятарга, янәсе. 1980 елда Елабуганың 200 еллык юбилеен да уздырдылар.
А.Халиков казынуларыннан соң, без дә Алабугага битараф кала алмадык. Казан Кремлендә казу эшләрен башлап җибәреп, башкалабызның тарихын монголларга кадәрге чор белән бәйләрдәй табылдыклар килеп чыга башлагач, уйга калдык. Бу төбәкләрдә, Кама аръягында гына түгел, аның бирге ягында да, болгар калалары булгандыр. Казан бердәнбер кала түгелдер. Димәк, аның “яшьтәшләрен” эзләп карарга кирәк.
Нәкъ шул елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында (хәзер университет) Пермь дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап кайткан Альберт Нигамаев эшли башлады. Без аның белән күптән таныш идек инде. Ул археологиядән практиканы Биләр экспедициясендә үтте, А.Халиков белән Алабуганың Шайтан каласын, дөресрәге, Ак мәчетен казуда катнашты. Алабуга археологиясен өйрәнүне без Альбертка тапшырдык.
А.Нигамаевның эш нәтиҗәләре турында сөйли башлаганчы, кыскача гына тикшеренүләр тарихына тукталып үтик.
Димәк, борынгы Алабуга шәһәрлеге — Шайтан каласы хәзерге шәһәрнең көньяк-көнбатыш чигендә, Кама белән Тойма елгасы кушылган җирдә — биеклеге 52 — 60 м га җиткән тау башында урнашкан. Табигать тарафыннан болай да яхшы ныгытылган булуга карамастан, ясалма ныгытмалары да бар — җирдән өеп ясалган өч рәт үр һәм тирән чокырлар. Кызганыч, борынгы калабыз начар сакланган. Ныгытмаларның беренче һәм икенче рәтләре, культура катламының күп өлеше бөтенләй диярлек җимертелгән (биредә 1960 ел башларына кадәр таш чыгара торган карьер булган). Болгар чорыннан калган атаклы таш манара (җирле халык, башлыча руслар, бары тик шуны гына Шайтан каласы дип йөртә) шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Бу манара әле XVI гасырның икенче яртысында язылган “Казан тарихы”нда да искә алына.
Шайтан каласын һәм ул тирә- дәге таш бина хәрабәләрен, беренчеләрдән булып, 1769 елда рус галиме Н.Рычков тикшерә. Ул вакытта әле бу бинаның өч манарасы сакланып калган була. Н.Рычков бу хәрабәләрне болгарлар чорыннан калган мәчетнеке дип бәяли.
1820 елларда шәһәрлектә Казан университеты галимнәре Ф.Эрдман һәм Н.Кафтанников булып китә. Бу вакытта инде әлеге таш корылманың бер генә манарасы калкып торган, калган икесе җимерелеп юкка чыккан була. Галимнәр ике катлы манараны рәсемгә төшерәләр, шәһәр ныгытмаларының планын сызалар. 1855 елда тиздән дөньякүләм танылачак яшь рәссам Иван Шишкин, җирле тарихчы Капитон Невоструев үтенече буенча, сакланып калган ныгытмаларның һәм таш хәрабәләрнең рәсемен ясый.
Шайтан каласы рәссамның әтисен (Алабуга тарихында якты эз калдырган шәһәр башлыгы Иван Васильевич Шишкинны) дә күптән кызыксындырып килгән. 1867 елда аның тырышлыгы белән борынгы таш бинаның ике катлы манарасы төзекләндерелеп, яңадан элекке рәвешенә китерелә. Шул хәлендә әлеге манара — монголларга кадәрге болгарларның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер архитектура һәйкәле — һаман да Алабуганың күрке, шәһәрнең үзенчәлекле символы булып, ераклардан күренеп тора,
1871 елда И.В.Шишкин Алабуга тарихына багышланган бер китап та бастырып чыгара.
1888 елда Алабуга шәһәрлегенә күренекле рус археологы А.Спицын килә һәм таш корылма хәрабәләрен, тулысынча диярлек, казып чыгара. Бу борынгы бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларына түгәрәк манаралар утыртып куелган була. А.Спицын раславынча, әлеге бина XIII гасырдан элегрәк төзелгән һәм ул я караван-сарайның бер өлеше, я берәр атаклы мөселман “изгесе”нең төрбәсе булган. Галимнең тагын бер ачышы шуннан гыйбарәт: үзенең казылмаларында ул тимер гасырына, ягъни Ананьино чорына караган әйберләр дә таба. Өч рәт балчык ныгытмаларның һич югы берсе бәлки шул чорда төзелгәндер?..
Узган гасыр урталарында Алабуга шәһәрлеге атаклы археолог, профессор Алексей Смирновның да игътибарын җәлеп итә.Ул шәһәрлектә казу эшләре алып бармый, үзенә кадәр тупланган мәгълүматларны гына өйрәнә. “Әлеге кала борынгы ыруглык җәмгыяте чорында, моннан якынча 2600 — 2700 еллар элек, хәрби ныгытма буларак төзелгән, —ди. — Бу җирләргә Х—XI гасырларда болгарлар килә һәм алар борынгы кала территориясендә таштан биек манаралары белән яңа корылма — цитадель торгызып куя”. (Ул бу фикерне А.Спицын материаллары нигезендә әйтә.) Болгар иленең төньяк чигендә иң мөһим терәк пункты, крепосте була ул.
1981 елда, А.Спицын тикшере- нүләреннән соң йөз елга якын вакыт үткәч, Алабугада тагын бер археолог, СССР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Мурат Кавиев казу эшләре үткәрә. Ул ныгытмаларның икенче рәте болгар чорында төзелгәнен ачыклый, Ананьино (б.э. кадәр VII — V гасырлар) һәм Имәнкискә кабиләләре (IV — VII гасырлар) белән бәйле катламнарны аерып ала һәм болгарлар калада даими яшәмәгәннәр, сугыш куркынычы килеп туганда гына, качу-саклану урыны буларак, файдаланганнар, дигән нәтиҗә ясый.
1993 елда А.Халиков Алабуга шәһәрлегендә колачлы казу эшләре үткәрә. Болгар катламы калын булмаса да, нәкъ шул катламда таш бина хәрабәләре ята иде. Нигезе яхшы гына сакланган: һәр як стенасының озынлыгы — 21, почмакларда диаметры 6 м га җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенгә кадәр сакланган манараның гына диаметры зуррак — 10 м чамасы. Күрәсең, ул башкаларына караганда биегрәк тә булгандыр. Бинаның тагын бер кызыклы һәм әлегә аңлашылып җитми торган үзенчәлеге бар: өч якның стеналары уртасында ярымтүгәрәк, ә дүртенчесендә өчпочмаклы манаралар. Нигә кирәк булган алар? Шунысы да әһәмиятле: бина өчпочмаклы манара ягы белән төп-төгәл кыйблага карап тора. Шуңа күрә дә А.Халиков аны мәчет дип атады. Бер үк вакытта ул кечкенә крепость ролен дә үтәгәндер, мөгаен. Төзелү вакыты XII гасырның икенче яртысы дип фаразлана, әмма тагын да борынгырак булуы мөмкин.
Казылмалардан искитәрлек әйберләр чыкмады, барысы да гадәти табылдыклар, әмма алар арасында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караганнары да аз түгел. Шуның белән кыйммәт алар.
Менә инде дистә елдан артык Алабуга каласында археолог Альберт Нигамаев эшли. Ка- зылмаларыннан Болгар чорына караган табылдыклар чыга, тик әле бер генә йорт һәм хуҗалык корылмалары да табылмады. Димәк, биредә, чыннан да, даими яшәүчеләр булмаган дияргә кала.
А.Нигамаевның 1994 елгы тикшеренүләре кызыклы. Кала ныгытмаларыннан 130 м чамасы читтәрәк, культура катламының җимерелгән участокларын чистартканда, ул хатын-кыз каберлегенә юлыга. Нык кына таланган була инде ул. Сакланып калган әйберләр арасында көмештән эшләнгән чигә алкасы һәм шалтыравык асма бизәк (шумящая подвеска) чылбыры табыла. Чигә алкасы Х — XI гасырларда Идел Болгарстанында, ә асма бизәкләр борынгы удмуртларда һәм угор халыкларында бик еш очрый торган әйберләрдән санала. Табылдыкларны угорлар археологиясе буенча зур белгеч, тарих фәннәре докторы Е. Казаковка күрсәттек. Каберлекнең Х гасыр ахырында Урал якларыннан Кама буйлап күченеп килгән утарларныкы булуында шиге юк иде аның. “Угор телле халыкларга хантлар, мансилар һәм венгр-маҗарлар керә. Биредә, һичшиксез, бер маҗар кызы күмелгән”, —диде ул.
Бу фикер белән без дә килештек. Болар инде шактый гына төркиләшкән угорлар булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Алабуга шәһәрлегендә тупланган табылдыкларның яртысыннан артыграгы шушы угорларга карый.
Угорлар артыннан ук бирегә болгарлар килеп җитә. Бу вакытта Болгар дәүләте күзгә күренеп ныгый, чикләрен төньякка һәм дә көнчыгышка таба киңәйтә, яңа җирләр үзләштерә, күрше фин-угор халыклары (мари, удмурт, комиларның борынгы бабалары) белән сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрен җайга сала.
Фаяз ХУҖИН,
тарих фәннәре докторы, археолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз