news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган Батыр» Россиянең «Безнекеләрне бел» брендлары конкурсында җиңүче булды

«Туган Батыр» Россиянең «Безнекеләрне бел» брендлары конкурсында җиңүче булды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

29 февральдә Мәскәүдә Россиянең «Безнекеләрне бел» («Знай наших») брендлары конкурсына йомгак ясалды. Анда 12 мең эшмәкәр катнашты — бөтен илдән 2 меңнән артык бренд, алар киләчәктә зур оешмалардан ярдәм алачак. «Туган Батыр» халыкара проекты «Креатив» номинациясендә җиңүче булды. Проект — Татарстаннан бердәнбер катнашучы.

Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Дәүләт үсеш корпорациясе (ВЭБ) ярдәме белән Росконгресс фонды оештыра. Россиядән төп номинацияләрдә 15 бренд җиңде, ә тагын 70е партнерлардан махсус призлар алды. Конкурсның спонсорлары сыйфатында 60ка якын дәүләт һәм коммерция структуралары, шулай ук илнең барлык әйдәп баручы сәүдә челтәрләре булды. Конкурс данлы традициягә әверелә һәм инде икенче тапкыр үткәрелә, быел анда узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк эшмәкәр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot