news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган Батыр» призы өчен көрәш фестивалендә 600 мәктәп укучысы катнашты

«Туган Батыр» призы өчен көрәш фестивалендә 600 мәктәп укучысы катнашты

Казанның «Туган авылым» комплексы «Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» призы өчен көрәш буенча икенче фестиваль узды. Анда 6 яшьтән 13 яшькәчә мәктәп укучылары грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш буенча көч сынашты. 

«Сез бүген барыгыз да җиңүче, сез бүген барыгыз да батыр, сез барыгыз да киләчәктә безнең туган җиребезне саклаучылар! Көрәш тормышта сезгә әле күп нәрсә бирәчәк: характер, дисциплина, үз максатларыңа ирешү. Без алга таба да яңа спорт мәктәпләр ачарбыз, төрле турнирлар уздырырбыз, ә бүген мин сезгә үзегезне тулысынча күрсәтүегезне телим. Без сезгә бик яхшы бүләкләр әзерләдек!» – диде ачылыш тантанасында «Туган авылым» комплексының җитәкчесе Радик Абдрахманов.

Татарстан Республикасының грек-рим көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин фестивальдә 600 бала катнашуын әйтте. Республикада балалар спорт белән шөгыльләнсен һәм ярышларда яхшы урыннар алсын өчен бик зур эшләр эшләнүен билгеләп үтте. 

«Мин шәхсән үзем бүген бу ярышның Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче ярышка әйләнүен күрәм. Алга таба без бу турнирның халыкара статус алуын телибез. Барыгызга сәламәтлек, бәхет һәм зур җиңүләр телим. Бүген сез күбегез спорт дөньясына беренче зур адымнарыгызны ясыйсыз. Алдагы тормышыгызда да сез илебезнең лаеклы гражданиннары булырсыз дип ышанам», – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Бәйгегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Ул Коръәннән спортка кагылышлы сүрәләр китерде.

«Күпме көч җыя аласыз, шуның хәтле аны җыегыз һәм арттырыгыз», - диелә. Бу сүзләр илгә һәм анда яшәүче кешеләргә көч һәм корал җыю кирәклеге турында искә төшерә», – диде ул.

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, татар руханиларының да күбесе көрәш белән шөгыльләнгән, Ул мисал итеп Шиһабетдин Мәрҗанине китерде һәм аннан үрнәк алырга чакырды.

«Пәйгамбәрбез Мөхәммәд с.г.с әйтә: «Көчле мөселман кешесе, көчсезгә караганда яхшырак, ләкин аларның икесендә дә яхшылык бар», - ди. Чөнки ул җәмгыятькә, кешеләргә күбрәк файда китерә ала», – диде Камил Сәмигуллин.

Көрәш бәйгесен «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100