news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган батыр» призларына үткән көрәш ярышында әниләрне бәйрәм белән котладылар

«Туган батыр» призларына үткән көрәш ярышында әниләрне бәйрәм белән котладылар
Фото: "Татар-информ", Михаил Захаров

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Туган батыр» призларына грэпплинг, ирекле стиль һәм грек-рим көрәше буенча үткән ярышта җитәкчеләр әниләрне бәйрәм белән котладылар.

«Туган авылым» комплексы, «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе, ТР грэпплинг федерациясе президенты, «Туган батыр» проекты җитәкчесе Радик Абдрахманов әнисенең залда булуын әйтте.

«Әнием бүген монда, минем өчен борчылып утыра. Әни, мин сине яратам, бәйрәм белән котлыйм», – диде Радик Абдрахманов.

ТР спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин әниләрне чәнечкеләре булмаган роза белән чагыштырды.

«Барлык әниләрне Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Иң матур елмаю – әнинеке, иң игелекле йөрәк – әнинеке. Әни – чәнечкеләре булмаган бердәнбер роза. Әти-әниләрегезне саклагыз һәм яратыгыз», – диде ул.

«Туган батыр» призларына үткәрелгән ярышның мактаулы кунагы, порт функционеры, җәмәгать эшлеклесе Камил Гаджиев әниләрнең балаларга спорт тәрбиясендә дә зур йогынты ясавын белдерде.

«Гаиләдә уллар ниндидер зур уңышларга ирешкәндә, барысы да «әтисенә охшаган», дип әйтәләр. Еш кына әниләрне оныталар. Ләкин әни кеше улына зур йогынты ясый, шул исәптән спорт тәрбиясендә дә. Әниләр, барысы өчен бик зур рәхмәт», – диде Камил Гаджиев.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100