Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туган Батыр образын ясауга бәйге игълан ителде
«Туган Батыр» образын ясауга акция игълан ителде. Ясалма интеллект белән җиһазланган нейрочелтәр ярдәмендә Туган Батыр образы булдырылачак.
Конкурста катнашу өчен «Туган батыр» сайтына улыңның, кызыңның, абыеңның, апаңның, үзеңнең 16 яшькә кадәр төшкән фотоны кертергә кирәк. Фотоны бары тик ата-ана (законлы вәкилләр) генә урнаштыра ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче адым итеп «Туган Батырның» аккаунтына язылырга кирәк. Соңгы пост астында берәр комментарий калдырырга һәм дустыңны билгеләргә кирәк була.
Катнашучыларга Sony PlayStation5, iPad, Apple AirPods кебек кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. 4-10 урын алучыларга Казан үзәгендәге «Туган авылым» милли комплексына бишәр мең сумлык сертификат тапшырыла.
2023 елның 5 февралендә очраклы саннар генераторы ярдәмендә бәйгегә нәтиҗә ясала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз