news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган батыр» мультфильмы 2025 елның сентябрендә киң прокатка чыгачак

«Туган батыр» проекты динамик үсештә һәм популярлык казана. Инде 4 ел рәттән Татарстанда уктан ату буенча шул исемдәге турнир оештырыла. Проектның үсеше, аның мәдәни идеологиясе турында «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Габдрахманов сөйләде.

Радик Габдрахманов сүзләренчә, проект елдан-ел үсә, һәм аны Татарстанның дин әһелләре дә хуплый.

«Быел минем өчен шунысы бик кыйммәт, безгә республика аксакаллары: Җәлил хәзрәт, Айрат хәзрәт килде. Шуңа күрә, бу аларның әлеге проект үсешен, безнең гореф-гадәтләрне, безнең кыйммәтләрне һәм мәдәниятне хуплавын күрсәтә», – диде ул.

Сентябрьдә «Туган батыр» мультфильмының беренче серияләре федераль прокатка чыга, аны илнең бөтен кинотеатрларында күрсәтәчәкләр.

«Беренче серияләр илдәге бөтен кинотеатрларда күрсәтеләчәк. Проектның төп бурычы – яшь буын үсешенә уңай йогынты ясау. Безнең балалар гореф-гадәтләребезне, кыйммәтләребезне белергә тиеш. Бу – ата-бабаларыбызны хөрмәтләү, туган илгә, гаиләгә, сөйгән ярга мәхәббәт. Безнең проект шушы хакта сөйли. Бу – үткәндәге йолалар һәм заманча җәмгыять арасында тоташтыручы звено», – дип аңлатты проектка нигез салучы.

Радик Габдрахманов сүзләренчә, әлеге проект һәм мультфильм буенча эш шактый җентекле булган. Команда әкиятләр язуда яңа идеяләр эзләү өчен Татарстан Милли китапханәсе материалларын тикшергән.

«Әйбәт рәсемле, яхшы эчтәлекле һәм кызыклы фикерләре булган яңа әкиятләр аз булуын аңладык һәм әкият язарга булдык. Һәм соңыннан проект төрле юнәлешләрдә үсә башлады», – дип сөйли Радик Габдрахманов.

Төп герой Батыр планета, төрле төбәкләр буйлап сәяхәт итә һәм халыкларны берләштерә.

«Безнең баһадир белән бөтен дөньяның танышуын телибез. Бөтен дөньяда Туган Батыр турында әкиятләрне укысыннар, мультфильмнарын, спектакльләрен карасыннар, безнең тарихка, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә төшенсеннәр», – диде проектка нигез салучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot