Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Туган батыр» IV Россиякүләм турниры турында сөйләшәчәкләр
15 июльдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уктан ату буенча «Туган батыр» IV Россиякүләм турнирына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вице-президенты, Татарстанның Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов, Татарстанның Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры урынбасары Александр Деготьков, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз