Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Туган Батыр» белән ЦУМ анимация студиясе булдыру турында сөйләшүләр алып бара
«Туган Батыр» проектын булдыручы Радик Абдрахманов Уникаль осталык үзәге (ЦУМ) белән анимация студиясе төзү турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Глобаль максатларыбызның берсе — республикабызда анимация студиясе булдыру. Хәзерге вакытта ЦУМ белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар белән берлектә анимация студиясе проектын тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм. Анда без анимация ясаучы һәм ясалма фәһем белән эшләүче белгечләрне укытачакбыз. Республикада креатив индустрияләр кластерын үстерү, үзебездә яхшы фильмнар һәм анимация җитештерә алу бик мөһим», — дип сөйләде Абдрахманов.
Абдрахманов сүзләренчә, студиядә төрле укыту юнәлешләре, шул исәптән балалар өчен дә программалар булачак.
«Без бу тармакта профессионаллар әзерләргә телибез», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз