news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туган батыр-2025»: Алабугада җәядән ату буенча IV Бөтенроссия турниры узачак

Традицион җәядән ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры 2 августта Алабуга шәһәрлеге территориясендә узачак. Чара илнең барлык төбәкләре һәм якын чит илләрдән килгән спортчыларны, этномәдәни традицияләрне яратучыларны берләштерер дип көтелә.

Турнир 2022 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Беренче ярышта 65 кеше катнашса, аннан соңгыларында 75 һәм 90 кеше көч сынашкан. 2025 елда оештыручылар катнашучылар санының тагын да артуын көтә.

Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Дагыстан республикалары, Әстерхан һәм Самара өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләре, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстаннан килгән кунаклар катнаша.

Турнир, гадәттәгечә, федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, X гасырга караган Болгар мәчете составына керүче территория - Алабуга шәһәрлегендә узачак.

Турнирның исеме – «Туган батыр» - туган җирен дошманнардан саклаучы герой образына ишарә ясый. Мөхәммәд пәйгамбәрнең: «Уктан ату – мавыгуларның иң яхшысы», - дигән сүзләре дә ярышларны оештырырга рухландырган.

Шәһәрлек янындагы территориядә бирегә килүчеләр өчен палаткалы лагерь оештырыла. Катнашучылар һәм тамашачылар ярышларны күзәтеп кенә калмыйча, табигатьтә рәхәтләнеп ял итә, шулай ук борынгы заман атмосферасына чума алачак.

Турнирда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2025 елның 20 июленә кадәр сайтта кабул ителә. Катнашучылар 1-2 августта җыела, ярышлар исә 2 августта 9.00 сәгатьтә башлана һәм көне буе дәвам итәчәк.

Турнир «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уздырыла.

1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектына рәсми старт бирде, ул республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Афишада концертлар, күнекмәләр, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрү һәм башка активлыклар урын алган, алар арасында һәркем, үткәрелү датасы һәм урыны буенча, күңеленә хуш килгәнен таба алачак.

Видеоны турнирны оештыручылар тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot