news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» уза

Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы уза.

Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән. Иртәнге унда «Бала-маркет» ярминкәсе эшли башлады. Ярминкәдә балалар өчен төрле товарлар: йомшак уенчыклар, ризыклар, курайлар, журналлар, буягычлар сатып алырга мөмкин. Шулай ук полимер балчыктан төрле фигуралар ясау буенча мастер-класста катнашырга, хынадан кулга төрле бизәкләр ясатырга була. Сату мәйданчыклары кичке сәгать тугызга кадәр эшлиячәк.

Көндезге сәгать өчтән балалар өчен төрле уеннар, викториналар, конкурслар, партнерлардан остаханәләр оештырыла. Аннимацион сериал, китап, спорт турнирлары герое Туган Батыр белән очрашу көтелә. Төрле ярыш, бәйгеләрдә катнашып, яраткан геройдан бүләкләр оту мөмкин булачак.

«Балаларны яклау көненә багышлап, ярминкә форматындагы чараны беренче тапкыр оештырабыз. Бәйрәм барышында «Кызыклы фән һәм техника» йортыннан төрле мастер-класслар була, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары төрле уеннар оештыра, «Белем» радиосы эшли. Шулай ук 17:00 дә «СалаваTik» төркеме, аннан соң «Балачак» вокаль фестиваль-конкурсының финалистлары да чыгыш ясыйк», – диде «Туган батыр» проектының җитәкчесе һәм бәйрәмне оештыручыларның берсе Айсылу Җамалиева.

«Уеннарда катнашкан балаларга пакетларда бүләкләр, «Туган авылым»нан шикәр мамыгы биреләчәк. «Туган батыр» брендыннан китаплар, «Бала-Сити», «Ялкын»нан аерым бүләкләр дә көтелә», – диде ул.

«Балаларга бары тик сәламәтлек, акыллы булып үсүләрен, әти-әниләрен тыңлауларын телим. Бәләкәй чакта әти-әни сүзен тыңлыйсы килми, әмма алар һәрвакытта да дөрес булалар», – дип, котлау сүзләре дә әйтте Айсылу Җамалиева.

«СалаваTik» бренды белән эшләнгән товарлар: төсле кәгазь, мәктәп көндәлеге, рәсем ясау өчен альбом һәм нота дәфтәрен һәр теләгән кеше үзенә булдыра алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100