news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Туган Авылым” коммерсантларны хәйриячеләр сафларына чакыра

“Туган Авылым” коммерсантларны хәйриячеләр сафларына чакыра

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). 1-3 июньдә “Туган Авылым” ресторан-күңел ачу комплексы Балалар яклау көненә багышланган хәйрия акцияләре үткәрә, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына комплексның генераль директоры Гөлназ Әхмәтшина.

Аларның иң зур күләмлесе 2 июньдә Татарстанның төрле районнарыннан 350 ятим бала өчен уздырылачак хәйрия ашы булачак. Р.Хәйруллин әлеге балалар өчен чын бәйрәм - “Шүрәле” паркына һәм “Аквапарк”ка алып баруны оештырачак.

“Туган авылым” балалар кафесы шулай ук әлеге күркәм башлангычка кушылып, балаларны сыйларга карар итте, - диде Гөлназ Әхмәтшина. – Көне буе күңел ачып йөреп кенә тамагың туймый бит”.

Балаларны яклау көне – күп кенә оешмаларга үз гражданлык һәм кешелек позицияләрен күрсәтү өчен уңай сәбәп, дип саный Г.Әхмәтшина. Аның фикеренчә, беренче чиратта моны балаларга турыдан-туры мөнәсәбәтләре булган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы башкарачак һәм “моның өчен аларга зур рәхмәт белдерергә кирәк”.

“Әмма елдан ел коммерцияле структуралар да хәйриячеләр исемлеген тулыландырсын иде. Изге гамәлләрне кычкырып йөреп кылмыйлар, диләр, ләкин шулай микән бу?” – ди Гөлназ Әмир кызы һәм үзләренең уңай мисалы күпләрнең күңел кылларын тибрәтер дип ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot