news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган авылым» II Республика фотобәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

«Туган авылым» II Республика фотобәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты 2023 елның 15 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туган авылым» фотобәйгесе 2023 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елына багышланган.

Конкурсның максаты – фото ярдәмендә республикадагы матурлыкларга кызыксыну уяту, республика гражданнары һәм кунакларда Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары, бай тарихи һәм мәдәни мирасына карата кызыксынуны арттыру, татарстанлыларда әхлакый-этик, сәнгати-эстетик кабул итү һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыру, XXI гасырның беренче яртысындагы республика тормышын чагылдырган мәдәни-тарихи мирасны фотодокументлар рәвешендә киләсе буыннар өчен саклау.

Бәйгедә 18 яше тулган һәм Россия гражданлыгына ия теләгән һәркем – профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Эшләр 15 октябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- «Гаилә – халык традицияләре бишеге. Буыннан буынга»;

- «Сәнгать кешеләре»;

- «Татарстанның табигате».

Һәр номинациядә җиңүчеләрне түбәндәге бүләкләр көтә:

I дәрәҗә диплом һәм 50 000 сум күләмендә акчалата премия;

II дәрәҗә диплом һәм 25 000 сум күләмендә акчалата премия;

III дәрәҗә диплом һәм 10 000 сум күләмендә акчалата премия.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе һәм ТР якташлыкларының координация советы белән берлектә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100