Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Туган авылым» комплексында беренче республикакүләм ифтар мәҗлесе уза
Бүген «Туган авылым» комплексында Рамазан аеның беренче республикакүләм ифтар мәҗлесе уза.
Кичәгә вәкаләтле вәкилләр, төрле дәүләтләрнең консуллары, диаспора җитәкчеләре һәм башка мөхтәрәм кунаклар чакырылган.
«Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов ифтар мәҗлесләренә нәкъ менә шушы ресторанда старт бирелүе күркәм гадәткә әверелгәнен билгеләп узды. Кичәгә 250ләп кеше чакырылган.
Татарстан мөфтие исеменнән мәҗлес кунакларын ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.
«Рамазан - чистарыну, Аллаһ газабыннан котылу ае. Һәр мөселман бер ел дәвамында шушы айны көтеп алды», - диде ул.
Ифтар мәҗлесендә мөнәҗәтләр, вәгазьләр яңгырый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз