news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфракны известьлау чаралары өчен төбәкләргә 1 млрд сум акча бүлеп бирелә

Татарстан - туфракны известьлау юнәлешендә Россиядә алдынгыларның берсе.

Туфракны известьлау чаралары өчен төбәкләргә 1 млрд сум акча бүлеп бирелә
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы туфракны известьлау чараларына 2019 елда тотылган чыгымнарны каплау өчен  2020 елда төбәкләргә 1 млрд сум акча бүлеп бирә. Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов  илдә туфракны известьлауга багышланган киңәшмәдә шул хакта әйткән. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу чара  уңдырышлылыкны арттырырга һәм бөртеклеләрне җыю буенча план күрсәткечләрен үтәргә ярдәм итә. Дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә 3,4 млн гектар мәйданда әче туфракны известьлау буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашырганда алынган өстәмә ашлык хакының суммасы 2030 елга кадәр 66 млрд сум булачак.

Киңәшмәдә шулай ук Россия Федерациясендә куллану рөхсәт ителгән Пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогында мелиорантларны теркәүнең барышы турында фикер алыштылар. Аграрийларны туфракның сыйфатын яхшырту өчен кирәкле махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Джамбулат Хатуов туфракны известьлау юнәлешендә алдынгыларның берсе буларак,  Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте. Татарстанда 3,3 млн. га чәчүлек җире бар, шуннан 42 процентының әчелеге төрле дәрәҗәдә. Известьлау программасы буенча республика бюджетыннан быел 2019 елда 250 млн сум акча бүлеп бирелде.

20 проценттан 30 процентка кадәр чыгымнарны хуҗалык түли. Шул принцип буенча ел саен 70 мең гектардан артык мәйданда туфрак известьлана. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль финанслашу катнашында Программаны дәвам итәргә әзер.

Татарстанда 23 известь карьеры эшли, аларның известь ашламасын җитештерү мөмкинлеге 1,5 млн тонна тәшкил итә, алар кабат дәүләт теркәве узды һәм республика Россиянең башка субъектларына да известь материалын җибәрергә әзер, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100