news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Туфан — Туфан инде” татар фильмы “Акбүзат” Халыкара фестивалендә катнаша

Фильм язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Илдар Матуровның “Туфан — Туфан инде” документаль фильмы “Акбүзат” Халыкара милли һәм этник кино фестивале конкурс программасында катнаша. Чара 27-29 ноябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә уздырыла.

Әлеге фестиваль Башкортстан башкаласында беренче тапкыр үтә. Конкурс программасына 33 лента кертелгән һәм алар уенлы тулы метражлы, уенлы кыска метражлы, документаль фильм номинацияләрендә бәяләнәчәк. Гран-при иясенә Акбүзатның көмеш сыны тапшырылачак.

“Туфан—Туфан инде” фильмы язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллинга (фотосурәттә) багышлана. Фильмның сценарий авторы — Разил Вәлиев. Картина ТРның “Татаркино” бюджет учреждениесендә төшерелгән.

Фильмның премьерасы быел апрель аенда “Мир” кинотеатрында булды һәм Туфан аганы искә алырга 300 дән артык тамашачы җыелган иде. Август аенда картина Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан тамашачыларга тәкъдим ителде. Сентябрьдә исә “Туфан — Туфан инде” лентасы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты һәм “Жюриның махсус искәрмәсе” номинациясендә бүләкләнде, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot