Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Туфан — Туфан инде” фильмы “Акбүзат” Халыкара кино фестивалендә махсус бүләккә лаек булды
Фестиваль Уфада үткәрелде
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). 29 ноябрь көнне Уфа шәһәрендә “Акбүзат” Халыкара милли һәм этник кино фестивале уздырылды. Чараның рәсми ябылышында фестивальнең гран-приена лаек булучылар һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Кинофестивальдә Татарстанннан “Туфан — Туфан инде” (режиссеры —Илдар Матуров) кинолентасы катнашты. Әлеге картинаның режиссеры Әмир Әбрәзаков исемендәге махсус призга ия булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
“Туфан—Туфан инде” фильмы татар язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышлана. Фильмның сценарий авторы —Туфан Миңнуллин белән озак еллар бергә ТР Дәүләт Советында эшләгән депутат Разил Вәлиев. Картина ТРның “Татаркино” бюджет учреждениесендә төшерелгән.
Фильмның премьерасы быел апрель аенда “Мир” кинотеатрында булды һәм Туфан аганы искә алырга 300 дән артык тамашачы җыелган иде. Август аенда картина Мәскәүдә, Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан, тамашачыларга тәкъдим ителде. Сентябрьдә исә “Туфан — Туфан инде” лентасы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты һәм “Жюриның махсус искәрмәсе” номинациясендә бүләкләнде, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз