news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Миңнуллинның туган көнендә телесериалның символик тәлинкәсе ватылачак

Туфан Миңнуллинның туган көнендә телесериалның символик тәлинкәсе ватылачак
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

25 августта – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел булган көнне аның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча яңа телесериал төшерү уңаеннан тәлинкә вату тантанасы була.

«Без символик тәлинкә вату урыны итеп «Татмедиа» янын сайладык. Чөнки пьесадагы Автор образы – Камал театры артисты Алмаз Борһанов башкарган персонаж – шагыйрь. Димәк, ул «Татмедиа» тирәләрендә йөри инде, бу табигый», – диде телесериалның режиссеры Александр Далматов.

«Гомумән, безнең сериалда «Татмедиа» басмаларына аерым игътибар бирелә – «Казан утлары», «Ялкын», «Идел» журналлары әйтелә. Бу проектта татар матбугат темасы актив күтәрелә», – диде ул.

  • Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы белән берлектә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
  • Сериалның режиссеры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Кеше китә - җыры кала» телесериалын чыгарган Александр Далматов. Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина. Сериалны төшерә торган команда бу юлы да үзгәрешсез калды: куючы оператор Максим Самсонов, икенче режиссер ролендә Илмир Хәбибуллин, рәссамнар командасында - Сәлимә Аскарова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм Алсу Кадыйрова.
  • Казанда сериалның төп герое Мәдинә Сафинаның студент еллары төшерелгән. Төшерү командасы Казан федераль университетында, Татарстан Язучылар берлеге бинасында, шәһәр урамнарында эшләгән. Мәдинә ролен Әлмәт татар дәүләт театры артисты Диләрә Фазлыева башкара. Мирзанур ролендә –Тинчурин театрыннан Артем Пискунов, ә Автор ролендә - Камал театры артисты Алмаз Борһанов.
news_right_1
news_right_2
news_bot