news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада төзекләндерүдән соң мәчет ачыла

Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада төзекләндерүдән соң мәчет ачыла
Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин төзеткән мәчет
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, 2019 ел

5 ноябрьдә язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның туган ягы – Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылачак.

«Туфан абыйның күршесе шалтыратты, яңартылган мәчет ачылачагын әйтте. Мәчетне авыл халкы, Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән төзекләндергәннәр. Мәчеткә Туфан исемен дә кушарга уйлап торалар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә журналист Риман Гыйлемханов.

Аның әйтүенчә, Олы Мәрәтхуҗада 20-30 хуҗалык бар. «Авыл һаман да яши, бетәргә исәбе юк. Туфан абый гомере буе «авыл» дип яшәде. Туфан абый авылны саклый, ә авыл үзенең Туфанын саклый. Шәхес һәм авыл дип әйтәбез икән, бик матур мисал бу», - диде ул.

Олы Мәрәтхуҗадагы мәчетнең яңартылуы турында Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсановага багышланган телеграм-каналда да хәбәр ителде.

«Лотфулла әфәндене Ходай Тәгалә рәхмәтләреннән ташламасын! Заманында Туфан Миңнуллин бу мәчетне үз акчасына төзеткән иде. Баштарак имам булмады. Моңа Туфан Миңнуллин да, авыл халкы да бик көенде. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, авылның үз кешесе Илдус хәзрәт мәчет ишекләрен ачык тота. Ике ел элек Туфан Миңнуллинның оныгы Данияр бу мәчеттә улы Аттилага исем дә куштырды. Туфан Миңнуллинның авылы яши, нәселе дәвам итә», - дип язылган телеграм-каналда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100