news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан

Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан. «Минһаҗ маҗаралары» («Приключения Мингаза») Татарстан китап нәшриятында ике мең тираж белән басылып чыккан.

Әсәрне татар теленнән рус теленә драматургның кызы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Әлфия Юнысова (Миңнуллина) тәрҗемә иткән.

«Туфан Миңнуллин иҗаты халыкчан. Теле – гадилеге белән матур, нәкъ менә тел сафлыгын югалтмаган халкыбыз сөйләме. «Минһаҗ маҗаралары»н Туфан Миңнуллин иҗади гомере буе язган. Аның жанрын да төгәл билгеләве кыен. Бу юмор да, сатира да, публицистика да, көндәлек тә – шул вакытта берсе дә түгел. Ниндидер синтез. Аны тәрҗемә итү үзенә күрә эксперимент буларак кызык. Бөтенләй башка нигездә яшәүче рус телендә әлеге үзенчәлекле телне аңлаешлы, кызыгын югалтмаган итеп күрсәтеп булырмы? Менә шушы уйлар белән башланган эш иде», – диде ул «Татар-информ»га.

Әлфия Юнысова (Миңнуллина) китап итеп чыгару идеясе баштан булмавын әйтте. «Звезда Поволжья» газетасы редакторы Руслан Әхмәтов бик куәтләгәч, башта аның газетасында бастырырга җөрьәт иттем. Аннан соң инде батыраеп, Татарстан китап нәшриятына килдем. Рәхмәт яусын, кире борып җибәрмәделәр. Редактор Эльвира ханым бик зур эш башкарды. Без аның белән һәр сүз турында диярлек фикер алыштык. Рус телле укучыга бу аңлашылырмы? Татар булмаган рус телле укучы моны ничек кабул итәр? дип кат-кат уйлаштык», – диде ул.

«Тагын нидер тәрҗемә итәрмен дигән планнарым юк. Ләкин Минһаҗ миңа шулкадәр якын, аның белән бәйле бер идеям бар. Әлегә әйтми торыйм әле, я күз тияр. Җитди әйткәндә, бер гадәтем бар. Әтигә дә бу сыйфат хас иде: эшне тәмамламыйча, аның турында сөйләп йөрмәү хәерлерәк», – диде Әлфия Юнысова (Миңнуллина).

news_right_1
news_right_2
news_bot