news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр

Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

19-23 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Нева театр очрашулары» V ачык Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестиваль-бәйгесе үткәрелә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Назлыйылга» халык театры (Башкортостан, Күгәрчен районы, Морак авылы) сайлап алу турын узган һәм фестиваль-конкурсның финал этабында катнашачак. Алар татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектаклен күрсәтә.

«Барлык теләүчеләрне 20 сентябрь көнне (чәршәмбе) 19.00 сәгатьтә «Алты кызга бер кияү» спектаклен карарга «Зазеркалье» театрына (Рубинштейн урамы, 13, метро Достоевская) чакырабыз. Керү ирекле»,— диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot