Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туфан Миңнуллин яшәгән йортларның берсенә мемориаль такта куелды
Туфан Миңнуллин яшәгән йортларның берсенә – Толстой урамының 16А адресындагы йорт диварына мемориаль такта куелды. Мәскәү скульпторы Рим Акчурин ясаган истәлек тактасына Туфан аганың карашы, кульязмалары да, ул туган Кама Тамагы районы табигате панорамасы да сыйган.
«Туфан абый һәр кешедә үзенең ниндидер бер эзен калдырган. Бер җөмләдә зур фикерне аның кебек бер кеше дә әйтә алмый - минем өчен ул шушы ягы белән күңелдә калды. Без аны истә тотабыз, истә тотачакбыз. Бүген җыелып шушы истәлек тактасын ачабыз. Хәерле сәгатьтә!» – диде мемориаль тактаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгышын Туфан Миңнуллины Тукай белән чагыштырудан башлады. «Чөнки Тукайның «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә, публицист та», дигән сүзләре бар. Туфан ага да шундый киңкырлы шәхес иде», – диде ул.
«Туфан абыйны мин зур әдип, остаз буларак кына искә алмыйм. Ул милләт язмышы белән яшәде, әдәбият язмышы белән яшәде. Әдәбиятның киләчәге өчен борчылып безгә үгет-нәсыйхәт тә укый иде. Без кайчагында сиңа тиң дә түгелбездер, кайчагында син бездән канәгать тә түгелсеңдер, ләкин без синең юлдан барырга һәм синең хыялларыңны тормышка ашырырга тырышабыз», – дип өстәде халык шагыйре.

Туфан Миңнуллин белән бергә данлыклы Щепкин студиясен тәмамлаган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев чыгышын аның белән бергә укыган чакларын искә алудан башлады. «Туфан республикага кирәк иде, артистларга кирәк иде. Марсель Сәлимҗановка ул бигрәк тә зур күчтәнәч булды. Туфан драматург булып үзен республикага гына түгел, илгә танытты. Халык аны ярата иде», – дип йомгаклады ул чыгышын.
Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина әйтүенчә, истәлек тактасының нәкъ шушы йортка куелуы бик сөенечле. Ул Республика җитәкчелегенә, язучылар берлегенә һәм истәлек тактасы куйдыру инициативасы белән чыккан күршеләре Игорь белән Мариягә рәхмәтләрен җиткерде.
«Истәлек тактасының нәкъ шушы йортның диварына куелуы безнең гаиләгә бик тә күңелле хәл. Чөнки әти шушы йортта иң куанычлы, актив иҗат елларын яшәде. Алар бирегә 2001 елның ахырында күчкәннәр иде, 2012 елга кадәр шушында яшәделәр. Күршеләребез дә бик шәп иде. Бу йорт миңа хәзер дә якын. Әтинең иҗатын яратыгыз! Театрга йөрегез! Халкыбыз яшәсен!» - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз