news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туфан Миңнуллин үзе исән чакта чыккан соңгы спектакль бүген соңгы мәртәбә уйнала

Туфан Миңнуллин үзе исән чакта чыккан соңгы спектакль бүген соңгы мәртәбә уйнала
Тинчурин театрының матбугат үзәге

Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакле бүген соңгы тапкыр уйнала. Спектакль театр сәхнәсендә 11 ел барган.

«Төш» - Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында куелган соңгы спектакль. Аның премьерасы 2012 елның 23 мартында иде. Ә 2 майда күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин вафат булды.

Театр җитәкчелеге тамашачы азрак йөри башлаган спектакльләрне репертуардан төшерергә карар итүе турында әйтә. Чөнки театр байтак яңа спектакльләр чыгарды һәм аларга тамашачы актив йөри башлады. 

Театр рөхсәте белән «Татар-информ» «Төш»  мелодрамасын онлайн күрсәтәчәк. Башлана – 18.30. Карау өчен сылтама https://www.youtube.com/watch?v=PREVOoJAIEY 

Спектакльнең режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Төп рольләрдә Гөлназ Нәүмәтова белән Илфак Хафизов.

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

news_right_1
news_right_2
news_bot