Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры Уфага гастрольләр белән бара
25, 26, 27 апрельдә Уфада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының гастрольләре узачак. Ул Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.
Театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиев җитәкчелегендәге Түбән Кама артистлары «Нур» театры сәхнәсендә 4 спектакль куярга җыена.
«Бездә яхшы традиция бар. Театрның барлык зур гастрольләре күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль белән башлана», - дип хәбәр иткәннәр «Башинформ»га театр матбугат хезмәтендә.
«Драматургның шәхесенә бәйле тагын бер традиция - ел саен театр сезоны 25 августта, Туфан Миңнуллинның туган көнендә, аның кече ватанында – Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында ачыла», диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, Башкортстанның башкаласында «Нәзер», «Сүнгән йолдызлар», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Алаша» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
24 һәм 28 апрельдә труппа Авыргазы районы Толбазы авылында Туфан Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр» спектаклен, Владимир Лифшицның «Мираликундия. Серле гиппопотам» әкиятен куярга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз