news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда унынчы тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясе узды

Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә инде унынчы ел җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү, популярлаштыруны максат иткән республика конференциясе уздырылып килә. Елдан ел колачлырак була барган конференция эшендә быел барлыгы 362 кеше катнашты. Бу хакта «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталында хәбәр ителә.

Конференциягә укытучылар, укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр быел да биш юнәлешне (журналистика, фәнни эшләр, башлангыч сыйныфлар арасында рәсемнәр бәйгесе, драматургия һәм укытучылар эшчәнлеге) колачлады.

«Узган ун ел эчендә конференция үзенә 10 меңләп катнашучыны җәлеп итте. Йөзәрләгән спектакльдән өзек сәхнәләштерелде, чыгышларны туплап биш җыетык чыгарылды. Очрашулар уза торган «Хәтер залы»быз да үз эшен башкарып килә. Туфан Миңнуллин әсәрләренә иллюстрацияләр рәвешендә башкарылган рәсем күргәзмәсе, әдипнең шәхси әйберләрен файдаланып эшләнгән фотозона быел да кунакларыбызның күңеленә хуш килде»,- ди гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100