Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары башланып китте
Кама Тамагы районының Затон бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары башланып китте.
«Əлеге семинар пьесалар уку белән бергә драматурглар өчен аралашу да булып тора. Әлеге семинарны алга таба да уздырырга планлаштырабыз. Чөнки монда укылган пьесалар чыннан да куела. Бу инде семинарның уңышы турында сөйли», – дип башлап җибәрде Ркаил Зәйдулла семинарны.
Семинар флагын актив катнашучы Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрыннан артист һәм режиссер Рөстәм Галиев күтәрде.
Семинарда режиссерлардан Рамил Фазлыев, Лилия Əхмәтова, Гөлназ Минкина һәм Рөстәм Галиев катнаша.
Драматурглардан Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, Халисә Мөдәррисова, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Салават Юзеев, Гөлүсә Батталова һәм башкалар бар.
Семинар дәвамында алты пьеса укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз