news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, драматургны искә алу кичәсе уздырылачак

Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында шул уңайдан театраль декада бара

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрь көнне сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил иемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була. Чара мәшһүр драматург Туфан аганың тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә.

Г. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре”, "Ай булмаса, йолдыз бар", “Мулла” һ.б. бар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.

Кичә өчен Г. Камал театры хезмәткәрләре драматургның туган авылына махсус барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителер дип көтелә.

Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешәчәк.

Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Моннан тыш, кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор һәм “Казан” бию ансамбльләре чыгыш ясавы ниятләнә.

Искәртеп үтәбез: 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада уздырыла. Татарстан, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан килгән театрлар тамашачыларга данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100