news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның туган йорты дәүләт музее статусын алачак

Кама Тамагы районының яңа башлыгы Наил Вазыйхов Мәрәтхуҗа авылындагы йортка музей статусын алырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Туфан Миңнуллинның туган йорты дәүләт музее статусын алачак
Салават Камалетдинов, Лилия Гаделшина

(Казань, 4 май, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны (1935-2012) искә алдылар. Район башлыгы Наил Вазыйхов драматургның туган нигезенә музей-йорт статусын бирергә ярдәм итәчәген әйтте.

2 май - язучының вафат булган көне. «Искә алу җыенына килгән барча кеше, авылдашлары, татар халкы алдында Туфан Миңнуллинның йорт-нигезен сакларга вәгъдә бирәм», - диде җитәкче. Район башлыгы вазифасына Наил Вазыйхов әле быел гына билгеләнгән иде. Ул үзе дә тумышы белән шушы яктан -  Кама Тамагы кешесе.

Мәрәтхуҗа авылы район үзәгеннән 20 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Авылдан Казанга кадәр - 140 чакрым. Драматургны искә алырга җыелган кунаклар – язучылар, Г.Камал театры артистлары, авыл халкы, туганнары Туфан Миңнуллин яшәгән йортның язмышы борчыганын белдерде. Моңа кадәр «Таттелеком» оешмасы көче белән музей итеп төзекләндерелгән йорт һаман да рәсми статус алмаган.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин музей-йортына кешеләр килсен өчен авылга асфальт юл кирәклеген дә искәртеп, район башлыгына мөрәҗәгать итте. «Туфан Миңнуллин истәлеген саклау аның үзенә түгел, ә безгә – татар халкына, исәннәргә кирәк», - диде ул.

Наил Вазыйхов юлларның начар булуын раслап, дәүләт программасы кысаларында асфальт түшәргә тырышачагын әйтте. «Туфан Миңнуллинның туган йорты киләчәктә тагын да матурланып,  бөтен республикадан халыкны җәлеп итеп торыр дип ышанам», - диде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100