news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча нәфис фильм төшерелә

"Мулла" нәфис фильмы Татарстан Республикасы Президенты ярдәменә таянып, Әтнә районында август аенда төшерелә башлый.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Әтнә районында август аенда Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлый. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итте.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.

Мәгълүмат өчен. Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Ул драматургның соңгы әсәрләреннән берсе. Татарстанда “Мулла”ны өч дәүләт театры – Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Шулай ук бу спектакль Башдрамтеатр репертуарында да бар. Театр белгечләре фикеренчә, иң камил куелыш Әтнә театрында булган. Шунлыктан фильм Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры катнашында төшерелә.

“Без фильмда авторның төп идеясен сакладык. “Мин беркайчан да, беркемгә дә ышанмадым, ә ышанасым килде”, дигән девиз калды. Бераз бизәп кенә җибәрдек”, – диде фильмның идея авторы, инде өч ел рәттән шушы хыял белән янып йөргән композитор Марат Әхмәтшин. Ул бу фильмның продюсеры да. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин үзе. “Туфан Миңнуллин пьесада бер авылда гына булган вакыйганы язмаган. Бу авыл – җыелма образ. Безнең фильмда да шулай. Без Әтнә районындагы авылны түгел, ә Татарстанның бер авылын күрсәтәбез”, – диде Марат.

“Фильмны августта төшерә башлыйбыз. 25 смена каралган. Киләсе елга Казан халыкара мөселман кинофестиваленә өлгертербез дип уйлыйбыз, – диде фильмның генераль продюсеры, “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова. Ул үзләренең тәгаенләнгән бюджетка сыешырга тырышачакларын әйтте.

Бюджетның күпме икәнлеген турында әлегә расланган мәгълүмат юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100