news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакле сәхнәдә 533нче тапкыр уйналачак

Спектакльнең премьерасы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 1995 елда булган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакле Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында 533нче тапкыр куелачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтелде.

Әлеге спектакльнең премьерасы 1995 елның 21 маенда сәхнәгә чыга. Бүгенге көндә спектакльне өченче состав яшьләр уйный. Беренче составтан Наил Дунаев һәм Дания Нуруллина гына калган.

«Бу әсәрнең популярлыгы сәбәбен аңлатып та, аңлап та бетереп булмый. Теләсә кем яктылыкка, яхшылыкка омтыла. Әсәрнең бәхетле тәмамлануы, җыр-биюләре, бәлки, төп геройның чиста күңелле булуы тамашачыга шулай тәэсир иткәндер», — дип фикерләре белән бүлеште Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев.

«Гөргөри кияүләре»н башка театрлар да уйнап карады, ләкин алар популяр булмады. Монда режиссер, актерлар составы һәм музыканың бердәмлеге, барысының да бергә туры килүе һәм мәңгелек тема күтәрелүе уңай йогынты ясагандыр», — ди Татарстанның халык артисты Радик Бариев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100