news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинга багышланган "Иртыш моңнары" фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак

Фестиваль Габделхак Ахунҗанов җитәкләгән “Хак” Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге белән Сәмәйнең Татар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырыла.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Казахстанның Сәмәй шәһәрендә 2-4 ноябрь көннәрендә Туфан Миңнуллинга багышлап уздырылачак "Иртыш моңнары" фестивале Гран-при иясе 1 мең евро алачак . Бу хакта “Татар-информ”га фестивальнең сәнгать җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов хәбәр итте.

  • Фестиваль Габделхак Ахунҗанов җитәкләгән “Хак” Иртыш буе татар һәм башкорт берлеге белән Сәмәйнең Татар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырыла.

“Безнең “Көзге Иртыш моңнары” фестивален элегрәк шулай ук ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышлап үткәргәнебез бар иде. Быел фестивальне Туфан Миңнуллин истәлегенә багышларга карар кылдык. Бәйге программасында татар халык җырлары һәм татар композиторларының классик әсәрләре генә түгел, Туфан абыйның да җырлары яңгыраячак”, - дип хәбәр итте фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

  • Узган ел Казанда Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә яңгыраган җырларын туплаган “Безгә бер җыр кирәк” җыентыгы дөнья күргән иде. Җыентыкта драматургның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Миләүшәнең туган көне”, “Хушыгыз” кебек танылган дистәләрчә спектакльләрендә яңгыраган җитмешләп җыры урын алган. Композиторлар аларны Туфан Миңнуллин шигырьләренә иҗат иткән булган.

Фестивальнең кунаклары буларак, Сәмәйгә ноябрьдә Туфан Миңнуллинның гаиләсе дә килер дип планлаштырыла. “Габделхак Ахунҗанов иҗади актив музыкант, мөгаллим буларак җырлар җыентыгы белән бик кызыксынды. Казахстанда фестиваль үткәрү турында узган ел сөйләшкән идек, ул аны инде тормышка да ашыра”, - диде “Татар-информ”га җыентыкны төзүче – Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова. 

Бәйгедә Казахстаннан гына түгел, БДБ илләреннән, ерак чит илләрдән дә 3 яшьтән башлап 84 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Алар вокал (соло, ансамбль), бию (соло, ансамбль) һәм нәфис сүз кебек жанрларда көч сынашачак. Иң талантлы кешегә 1 мең евро күләмендә Гран-при тапшырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100