news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллин туган авылда, драматургны искә алып, Коръән ашы уздырылды

Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылына бүген Казаннан бик күп кунак - Туфан Миңнуллинның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре кайтты.

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында, танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллины искә алып, Коръән ашы уздырылды. 2 майда драматургның вафатына 5 ел була. Быел август аенда аңа 82 яшь тулган булыр иде.

Казаннан 120 чакрым ераклыкта урнашкан Олы Мәрәтхуҗа – Туфан Миңнуллинның туган авылы. Биредә аның озак еллар авыл мәктәбе дә булып торган туган нигезе, үзе салган йорт, ул төзеткән мәчет бар. Әти-әнисе, бертуганнары биредәге зиратта җирләнгән. Узган ел Лотфулла Шәфыйгуллин җитәкчелегендәге «Таттелеком» оешмасы тарафыннан авылда Туфан Миңнуллин йортларына, шулай ук чишмәгә ремонт ясалган.

Олы Мәрәтхуҗа - кечкенә генә авыл, биредә нибары 35 хуҗалык исәпләнә. Шулай да ул - татар җәмәгатьчелегенә танылган җир. «Әти Мәрәтхуҗаны бик ярата иде, һәрвакыт авылына кайтып, якташларын кайгыртып торды. Биредә аның иҗатташ дуслары, язучылар, артистлар да еш кунак була иде. Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее эшли. Ә аның Мәрәтхуҗадагы өе авылның мәхәллә йорты, рухи үзәге булып торсын иде, - дигән теләкләрен җиткерде драматургның кызы Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова.

Бүген дә Туфан Миңнуллинны искә алырга, гаиләсе – тормыш иптәше, күренекле артистка Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве - Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар үткәргән Коръән ашына Казаннан күп кеше кайтты. Алар арасында - Г.Камал театры коллективы, драматургның Мәскәүдә артистлыкка бергә укыган курсташлары – данлыклы щепкинчылар, Татарстан Дәүләт Советыннан хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге, Кама Тамагы районы хакимияте вәкилләре, журналистлар бар. «Таттелеком» оешмасы башлыгы, мөхтәрәм хәйрияче Лотфулла Шәфыйгуллинның да урыны түрдә булды..

Аш өстәле Туфан Миңнуллин йортында әзерләнде. Кунакларны каршы алырга драматургның авылда яшәүче туганнары, гомумән, бөтен авыл халкы да көченнән килгәнчә булышкан. Җирле халык якташларын зур хөрмәт белән искә ала. Туфан Миңнуллин һәрвакыт авыл саклансын, югалмасын өчен җан атканын онытмыйлар. Аның тырышлыгы белән Мәрәтхуҗада өр-яңа Мәдәният йорты сафка бастырылган, ләкин аның ачылышын ул үзе күрергә өлгерми кала.

Коръән ашын авыл мулласы Илдус хәзрәт укыды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100