news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллин музее ишегалдында аның бюсты куелды

Аны Петербург скульпторы Винера Абдуллина иҗат иткән

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Халкыбызның күренекле шәхесе – драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935-2012) музее (ә ул 2012 елның 25 августында Туфан аганың туган көнендә ачылган иде) ишегалдында аның бюсты куелды. Т.Миңнуллинның бронза сынын Санкт-Петербург скульпторы Винера Абдуллина ясаган. Архитектура проектына аның хезмәттәше Шамил Алюшев җитәкчелек иткән.

Винера тумышы белән Питердан булса да, ул тумышы белән Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылыннан. Винера Зәки кызы - Тоснода герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле авторы да. Ул кдассик язучы, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый бюстын Бөтендөнья татар конгрессына бүләк иткән. Казанышларын күреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Туфан Миңнуллин бюстына конкурс игълан ителгәч, нәкъ менә Винера ханымны анда катнашырга чакырдылар. Ул жюри хөкеменә гипстан ясалган сын тәкъдим итте. Аның эше конкурс комиссиясе күңеленә хуш килеп, хезмәте драматургның туган ягында урын алды, дип хәбәр итә Кама Тамагы районының “Идел таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100