Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туфан Миңнуллин истәлегенә Кама Тамагында 85 агач утыртылачак
2020 елның 25 августында күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Туфан Миңнуллинның юбилее уңаеннан күренекле драматургның туган ягы Кама Тамагында 85 истәлек агачы утыртылачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов белән очрашкан. Очрашуда сүз танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан узачак чаралар хакында барган.
Данил Салихов драматургның юбилее уңаеннан Кама Тамагында 85 истәлек агачы утырту турындагы тәкъдиме белән чыккан. Район башлыгы бу тәкъдимне күтәреп алган.
Агач утыртуда драматургның якыннары, якташлары, язучылар, артистлар, җырчылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Кама Тамагы районы җитәкчелеге аллееяның урынын, агачларны утырту вакытын билгеләү буенча эшне башлаган.
Язучылар берлеге һәм Кама Тамагы районының тагын бер уртак эше – мәктәп балалары арасында узачак «Якташым Туфан Миңнуллинга хат» конкурсы булачак, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
- 2020 елның 25 августында күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула. Туфан Миңнуллин 2912 елның 2 маенда вафат булды. Язучының туган ягы Кама Тамаганда Туфан Миңнуллинның музее һәм һәйкәле бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз