news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары июльдә булачак

Биектау районы Кече Битаман авылында драматурглар семинары ике елга бер оештырыла.

Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары июльдә булачак
архив/Михаил Захаров, Салават Камалетдинов

(Казань, 4 май, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Быел Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары 6-7 июльдә узачак. Бу хакта «Татар-информ»га әлеге семинарны оештыручы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов хәбәр итте. 

«Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылына ике елга бер драматургларны җыям. Без бу иҗади очрашуны күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлыйбыз. Кече Битаманда минем йортым янында Туфан Миңнуллинның да бүрәнәдән йорты бар, ул язучының рухын, истәлеген саклый. Без быел да бирегә драматургларны чакырачакбыз», - диде Данил Салихов.

Беренче семинарда Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм башка төбәкләрдән әдипләр катнашкан иде. Быел да Россия өлкәләреннән иҗатчылар җыелып заманча үсеш мәсьәләләре турында фикер алышыр дип көтелә.

  • Туфан Миңнуллин (25.04.1935-2.05.2012) – татар драматургы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 4 майда Татарстанның Кама Тамагы Мәрәтхуҗа авылындагы туган йортында язучыны искә алу җыены уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100