Эстрада уйлатмау, проблемалардан качарга тырышу, кәеф күтәрү белән генә шөгыльләнә. Шуның аркасында тамашачының зәвыгы төште. Тамашачы хәзер уйларга иренә. Бу — фаҗига. Халыкның зәвыгын бозу хәзер хөкүмәт тарафыннан оешкан рәвештә алып барыла. Мәскәү телевидениесыннан бигрәк тә. Ирек юк иде, дидек. Ә хәзер торгынлык елларындагы әйберләрне сагынып карыйбыз.
Шундый чакта болганчык суда балык тотучылар табыла торган була.
Зарланалар — тамашачы юк, диләр. Бүгенге примитивлык тагын да зарарлырак. Элеккесе миңгерәүләтә иде, монысы азгынлыкка алып бара.
Хәзер миңа язарга авыр. Комедия язсам да, планканы төшермәскә тырышам. Ә, гомумән, таләп түбәнәйде, язучы җәмгыять контроленнән чыкты, үзен-үзе контрольдә тотарга тиеш. Берәүнең табышлары була, ләкин ул аны үстерми, камилләштерми, кабат-кабат эшләми. Кызны кочаклыйсың килсә, хәйләләр эзлисең. Ә монда нәрсәгә хәйлә — кочагыңа үзе кереп тора. Ягъни, әсәреңне камилләштермәсәң дә куялар.
Классика укылмый. Уй, фикер, белем күтәрелми, баетылмый. Кешене укытыр өчен алдына куярга кирәк. Ә хәзер матбугатка язылып булмый, кыйбат, ә кесә — сай.