news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары карады

Спектакльнең нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята.

Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары карады
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясе экспертларына тәкъдим ителде. Экспертлар арасында Казан журналисты Айсылу Кадыйрова да бар иде.

  • «Әллүки» спектакле - Туфан Имаметдинов һәм аның командасының, перфомансларны санамаганда, өченче эше. Моңарчы бу команда «Әлиф» хореографик спектакле һәм «Шамаил» спектаклен куйды.
  • «Әллүки» спектакленең композиторы һәм музыканты - Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев, рәссам – Лилия Имаметдинова.

Спектакльнең премьерасыннан соң Заманча сәнгать күргәзмәләр залы директоры Эльвира Камалова “Әллүки” спектаклен үз залына чакырган иде. Туфан Имаметдинов чакыруны кабул итеп, икенче күрсәтү өчен шушы мәйдан сайланды.

Спектакльнең нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театрының өч актеры – Камил Гатауллин, Егор Белов, Илнур Гарифуллин һәм дүрт чукрак-телсез кеше «сөйләде». Катнашучыларның икенче өлеше - тамашачы артында баскан хор иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100