news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле "Алтын битлек" номинанты булды

Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде.

Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле "Алтын битлек" номинанты булды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар режиссеры Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле өч номинациядә "Алтын битлек" милли театраль премия номинанты булган. Бу хакта "Әлиф" иҗат берләшмәсе вәкиле Алена Батулла хәбәр итте.

"Әллүки" дәгъва итүче номинациянең берсе - "музыкаль театр". "Бу язмыш шаяруы кебек. Шәһәрдә музыкаль театр ачылуга зур финанслар һәм штат берәмлекләре бирелә, ә Туфан Имаметдинов дәүләттән бер тиен дә алмыйча ил күләмендә номинацияләр һәм абруй яулый", - дип әйтте Алена Батулла. 

  • Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең мәгънәсе - туган телне саклау турында кисәтү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100