news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссёры булырга мөмкин

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы.

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссёры булырга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Туфан Имаметдиновның куелу мөмкинлеге турында сүз бара. Бу хакта «Татар-информ» журналистына үз чыганаклары хәбәр итте

Мәгълүмат әлегә расланмаган. Туфан Имаметдинов үзе бу хакта комментарий бирмәде. «Мин әле Түбән Кама татар дәүләт театрында спектакль чыгарам. Берни дә әйтә алмыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туфан Имаметдинов 2014 елдан Казан ТЮЗында баш режиссёр иде. 2020 елның башында ул үз теләге белән бу вазифадан китүе хакында белдерде. Биредә ул чираттагы режиссёр булып калган иде. Әмма яңарак кына аның бу вазифадан да киткәнлеге билгеле булды.

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы. Биредә эксперименталь спектакльләр чыгару белән беррәттән, чакыру буенча репертуар театрларында спектакльләр чыгара.

Яңа сезонда Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Полиционер» спектаклен чыгарды. Театр җитәкчелеге спектакльнең уңышлы баруын әйтә.

Туфан Имаметдинов Татарстанда артисты «Алтын битлек» алган бердәнбер режиссер — Нурбәк Батулла белән «Әлиф» спектаклен ул чыгарган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100