Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туфан Имаметдинов: Мин татар белән башкортны бүлмим, алар зур бер милләт
«Язга хәтле яз» драматурглар бәйгесенә башкорт телендә дә әсәрләр кабул ителә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы үткәрә. Бәйгегә багышланган матбугат очрашуында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин башкорт телендәге әсәрләр дә кабул ителүен әйтте.
«Очрашу алдыннан гына сөйләштек. Әсәрләрне татар телендә генә түгел, башкорт телендә дә кабул итәбез», – диде Гөлназ Бәдретдин. Башкорт телендә язылган әсәр җиңгән очракта, Тинчурин театры аны татар теленә тәрҗемә итеп сәхнәләштерәчәк.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов бу сүзләрдән соң татар белән башкортны аерырга кирәк түгеллеген әйтте. «Минемчә, алар бер зур милләт», – диде режиссер.
«Чынлап әйткәндә, мин татар белән башкортны бүлмим дә. Минемчә, алар бер зур милләт. Безне аерырга кирәк түгел. Аерсаң, конфликтлы әйберләр чыга башлый. «Бу безнең драматург, бу безнең шагыйрь».. Минемчә, ул бик вак әйберләр, алар безнең арада булырга тиеш түгел. Без бер телдә диярлек сөйләшәбез. Безнең динебез бер, гореф-гадәтләр дә, бер үк әйберне ашыйбыз – ит, бәрәңге, камыр. Башкорт телендә язсалар, бер татарчага тәрҗемә итәбез дә куябыз. Чөнки аларда да яшь драматурглар бар дип уйлыйм», – диде Туфан Имаметдинов.
- Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган авторлар катнаша. Эшләрне 2024 елның 15 мартына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы киләсе елның 30 апрелендә үткәрелер, дип көтелә.
- Җиңүче автор пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Җиңгән пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз